М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 2013 елның 1 – 16 февралендә XXXI Шаляпин фестивале узачак

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 2013 елның 1 – 16 февралендә XXXI Шаляпин фестивале узачак

Опера форумы  быел бөек җырчының 140 еллыгына багышлана.

Гадәттәгечә  фестиваль премьера белән ачыла -  быел ул Дж.Вердиның «Аида»сы булачак. Аны сәхнәгә күренекле режиссер, Россиянең халык артисты Юрий Александров (Санкт-Петербург). Спектакльнең яңа бизәлешен һәм костюмнарны Мәскәү рәссамы Виктор Герасименко эшләгән. Спектакльдә катнашырга Россия һәм Европаның күренекле җырчылары чакырылган.  Эфиопия патшабикәсе белән Мисыр гаскәр башлыгының мәхәббәте фестиваль барышында ике тапкыр – 1 һәм 2 февральдә күрсәтеләчәк.  

Фестиваль вакытында (11 февральдә) Резедә Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы күрсәтеләчәк.  

13 февральдә, бөек җырчы  Федор Шаляпинның 140 еллыгы көнендә,  М.Мусоргскийның «Борис Годунов»ы куелачак.

Мәгълүмат өчен: www.kazan-opera.ru, 231-57-32, +7 927 4128275.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International