Чаллы кинотеатрында «Сүнгән йолдызлар» спектакленең он-лайн трансляциясе була

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

16 февральдә 18.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең «Иллюзиум» кинотеатрында онлайн режимда "Сүнгән йолдызлар" спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. 

Трансляция турыдан-туры Казаннан, Камал театрыннан HD-сыйфатта барачак. Мондый тәҗрибә татар театрында беренче мәртәбә оештырыла.

Онлайн-трансляцияләр «Мәдәният» илкүләм проектының төп бурычларының берсе  булган гражданнар өчен мәдәни байлыкларның максималь үтемлелеген тәэмин итү, территориянең географик үзенчәлекләренә бәйле булган тигезсезлекне бетерү максатыннан  үткәрелә.

Шул рәвешле, 2019 елда Г.Камал театры тарафыннан спектакльләрнең һәм юбилей кичәләренең 11 онлайн-трансляциясе үткәрелде, аларны 24 меңнән артык тамашачы карады.

«Без инде өченче ел рәттән театр чараларын интернетта онлайн күрсәтәбез. Мәсәлән, узган елның октябрь аенда сезон ачылышын һәм "Зәңгәр шәл" спектаклен күрсәттек, сәхнә артларын да 5 камерага төшердек, параллель рәвештә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән телекүнер дә оештырылды.  Трансляцияне 30 меңнән артык кеше карады, бу бик яхшы күрсәткеч, - ди Г.Камал театры директоры Илфир Якупов. - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән субсидияләр ярдәмендә без трансляция өчен махсус җайланмалар сатып ала алдык. һәм менә без яңа биеклеккә чыгарга булдык - спектакльләребезне кинотеатрларда зур экранда күрсәтәчәкбез!».

Туры эфир өчен Чаллы шәһәре очраклы гына сайланмады - биредә Камал театры һәрвакыт көтелгән кунак, гастрольләргә тамашачылар күпләп  йөри.

«Сүнгән йолдызлар»  спектакле  турында:

Кәрим Тинчуринның легендар пьесасы Камал театры сәхнәсенә ярты гасыр вакыт үткәннән  соң кабат әйләнеп кайта. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Бу сезонда ул 14, 15 һәм 16 февраль көннәрендә күрсәтелә. Спектакльнең рәссамы - Сергей Скоморохов, ут буенча рәссам - Тарас Михалевский, пластика  буенча режиссер - Ольга Даукаева, аранжировка авторлары – Juna төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International