30 ноябрь – 2 декабрьдә Казанда II Халыкара шигърият фестивале узачак.
Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, “Канәфер” иҗади башлангычларга ярдәм күрсәтү фонды, Казан Федераль (Идел буе) универститетының Н. Лобачевский исемендәге Милли китапханәсе, “В. Аксенов музей-йорты” мәдәният үзәге.
Фестиваль программасында Россиянең һәм чит илләрнең күренекле шагыйрьләре – Вадим Месяц (Россия-АКШ), Лидия Григорьева (Бөекбритания), Александр Навроцкий (Польша), Евгений Степанов (Мәскәү), Игорь Панин (Мәскәү), Анастасия Ермакова (Мәскәү), Дмитрий Тонконогов (Мәскәү), Андрей Новиков (Мәскәү), Алексей Остудин (Казан), Александр Герасимов (Мәскәү), Максим Гликин (Мәскәү), Дмитрий Чернышёв (Санкт-Петербург), Марина Кулакова (Түбән Новгород), Майя Шереметева (Санкт-Петербург), әдәбият тәнкыйтьчесе Елена Сафронова (Рязань) һәм башкалар белән очрашулар каралган.
Казаннан рус һәм татар шагыйрьләре – Ркаил Зәйдулла, Җәүдәт Сөләйманов, Эдуард Учаров, Наил Ишмөхәммәтов, Вадим Гершанов, Борис Вайнер, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм башкалар чыгыш ясый.
“Геометриянең сәнгати фикерләүгә йогынтысы” дигән фәнни-гамәли конференция фестивальнең мөһим бер өлешен тәшкил итәчәк.
«Геометрия һәм гармония» дигән темага уздырылачак түгәрәк өстәлдә күренекле математиклар, фәлсәфәчеләр, руханилар, шагыйрьләр, музыкантлар, тел белгечләре катнашачак.
Барлык чараларга керү ирекле.
Мәгълүмат өчен: Лилия Газизова +7 960 047 16 12 ligazizova@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте