Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ике дәүләт театры белән идарә итү концепциясен үзгәртте

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Сынау проекты сыйфатында әлеге концепция «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында һәм Чаллы татар дәүләт драма театрында кертелде.

Бу  театрларда сәнгать җитәкчесе вазыйфасы булдырылды, ул театрда сәнгать процессларына җитәкчелек итеп кенә калмый, аңа учреждение милке өчен матди-техник җаваплылык та йөкләнә, шулай ук ул Министрлык белән килешеп театрның башкарма директоры, театрның сәнгать җитәкчесе урынбасарларын һәм театрның башкарма директоры урынбасарларын, баш бухгалтерны билгели.

Театрның башкарма директоры административ-хуҗалык эшчәнлеген тәэмин итә һәм сәнгать җитәкчесе алдында  хисап тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International