Кремль сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Концерт ансамбльнең 75 еллыгына багышланган иде.
Концерт башланганчы тамашачыларга, ансамбль артистларына һәм аның җитәкчеләренә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләү сүзләрен җиткерде. Тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдергәннән соң, ул Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, 75 еллыгы уңаеннан һәм музыка сәнгатен үстерүгә, милли, мәдәни традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, РФ Мәдәният министры Владимир Мединскийның Рәхмәт белдерү турындагы боерыгын укыды.
Айрат Сибагатуллин шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – республиканың иң өлкән коллективларыннан берсе. Ул Мәскәүдә төрле чараларда еш чыгыш ясый.
Юбилее уңаеннан ансамбль мәскәүлеләргә ике бүлектән торган концерт тәкъдим итте: беренчесендә “Җиде энҗе бөртеге” дигән этник мюзикл, икенчесендә ансамбльнең “алтын фондыннан” иң яхшы номерлар күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте