Бүген журналистлар Илдар Әбүзәровның “Корбан-роман” дигән повесте буенча шул ук исемдәге фильм төшерелә торган мәйданчыкта булдылар.
Фильмның режиссеры Салават Юзиев, аның уен һәм документаль фильмнары халыкара һәм Россия кинофестивальләрендә мәртәбәле бүләкләргә лаек булды. Сценарий авторы – Илдар Әбүзәров, Россиядә шактый танылган язучы, абруйлы Пушкин премиясе лауреаты булуга ирешкән бердәнбер татар кешесе.
Фильмда төп хатын-кыз рольләрен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры биючесе Александра Елагина, ТНВ каналында тапшырулар алып баручы, актриса Ләйсән Дусаева башкара. Төп ир-ат рольләрендә Санкт-Петербург артистлары Данил Шиһапов һәм Эрнест Тимерханов уйный.
Данил Шиһаповның тумышы белән Казаннан булуын, мәктәп тәмамлавын, аннары Санкт-Петербургның театр институтында белем алуын билгеләп үтәргә кирәк. Эрнест Тимерханов 2010 елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә иң яхшы уен фильмы дип танылган һәм Гран-при алган «Бибинур» фильмында уйнады.
Фильм төшерү 20 көн дәвам итә инде, әле тагын шуның кадәр төшерәсе калган. Яз көне геройлар тормышыннан тагын берничә вакыйганы төшерергә кирәк булачак.
Журналистлар белән очрашу вакытында Илдар Юзиев фильмның бик образлы булуы турында сөйләде. «Повесть яшь музыкантлар турында, милләтләре буенча алар татарлар, Польшада яшиләр. Шулай да алар татар булуларын таныйлар. Марыся исемле балерина – аларның иптәшләре авырый башлагач, егетләр Корбан бәйрәме вакытында корбан чалырга карар кылалар. Һәм шул йоланы уздыралар. Әбүзәров повестендә корбанга сыер чалалар, ә фильмда корбанга бәрән чалыначак».
Режиссер шулай ук фильм төшергәндә бер генә хайванга да зыян салынмавы турында әйтте: «Мәйданчыкта без актерларны тотып үтерә алмыйбыз бит, бу очракта бәрән нәкъ шундый актер бит инде ул”. Салават Юзиев фильмдагы вакыйгаларның повестьтагыдан нык аерылачагын әйтте: «Без сюжетны үзгәрттек. Вакыйгалар Польшада түгел, Татарстанда барачак. Бары төп геройларыбызның һөнәре генә үзгәрмәде – алар повестьтагыча фильмда да скрипкачылар».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте