Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дини берләшмәләр вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл узды

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Түгәрәк өстәлдә Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре, Алабуга һәм Чистай районнарының муниципаль милкендәге дини билгеләнештәге объектларны дини берләшмәләргә тапшыру, дини берләшмәләр аларны кабул иткәндә килеп чыккан проблемалар каралды.

“Дәүләт яисә муниципаль милектәге дини билгеләнештәге мөлкәтне дини берләшмәләргә тапшыру турында” федераль закон кабул ителгәнче һәм кабул ителгәч, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дини берләшмәләр милкенә тапшырылган, яисә аларга түләүсез файдалануга тапшырылган дини билгеләнештәге объектлар (ДБО) күрсәтелгән таблица Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Милек идарәсе башлыгы Фәнисә Сафина докладында китерелде. 

Дини билгеләнештәге объектлар (ДБО)

ДБО саны

2011 елның 1 гыйнварына кадәр

2011 елның 1 гыйнварыннан соң

Мөселман дини оешмалары милкенә тапшырылган ДБО саны

2

5

Мөселман дини оешмаларына бушлай файдалануга тапшырылган ДБО саны

3

8

Христиан дини оешмаларына тапшырылган ДБО саны

39

7

Христиан дини оешмаларына бушлай файдалануга тапшырылган ДБО саны

9

25

Дини оешмаларга тапшырылган барлык ДБО саны

53

44

Дини оешмаларга тапшырылырга тиешле барлык ДБО саны

53

9

 

         Түгәрәк өстәлдә дини билгеләнештәге хуҗасыз калган объектларга аеруча зур игътибар бирелде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International