ТР Милли музееның «Җидегән чишмә» музыкаль кунак бүлмәсендә Татарстанның Халык артисты Георгий Ибушев белән очрашу була

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

26 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында Татарстан Республикасының Халык артисты  Георгий Ибушев белән очрашу була.  

Георгий Ибушев исемен, һичшиксез, тенор тавышка ия булган күренекле татар җырчылары Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Хәйдәр Бигичев исемнәре белән бер рәткә куярга мөмкин. Г.Ибушев  репертуары бай һәм төрле. Ул опера арияләре, чит ил һәм рус композиторлары романсларын һәм җырларын, шулай ук татар һәм рус халык җырларын, классик әсәрләр башкара. Аның иҗаты – музыка мәдәнияте тарихында якты бер сәхифә.  

Очрашуда артистның сәхнәдәшләре – күренекле җырчылар, музыка белгечләре һ.б. катнаша.  

Элемтә өчен телефон: 292-18-40

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International