Казанда мәдәният һәм мәгариф буенча «КазГИК-50» Халыкара саммиты ачылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда мәдәният һәм мәгариф буенча «КазГИК-50» Халыкара саммиты ачылды.

Саммитның пленар утырышы мәдәният институтының концертлар залында узды. Ул башланганчы журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан мәдәният институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәдиева һәм ГИТИС эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов җавап бирделәр.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, республика һәм ил территориясендә яшәүче теләсә кайсы халыкның милли тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бәйле мәсьәләләргә багышланган форум «глобаль әһәмияткә ия». «Без форум барышында мәдәният өлкәсендәге иң үрнәк эш формаларын, мәдәният белән мәгариф синтезының иң яхшы тәҗрибәләрен күрергә тиеш», - дип ассызыклады ул. ТР Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, Казан мәдәният институтының 50 еллыгы - мөһим дата. «Мәдәният тармагы белән бәйле булган югары уку йортын саклап калу - зур горурлык. Кешелек үсеше чорында мәдәният тә зур үзгәрешләр кичерә, аны саклап калучылар хөрмәткә лаек», - дип ассызыклады Л.Фазлыева.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, мәдәният институтының миссиясе – «бүгенге көндә мәдәният дөньясында барган тенденцияләргә фәнни яктан карау». «Мәдәният өлкәсендә фәнни мәктәп булу - төбәк өчен зур кыйммәт», - диде ул.

Ирада Әюпова к Казан мәдәният институтының уңышлы аккредитация узуын билгеләп үтте, аның фикеренчә, бу - «зур җиңү». Аның сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсе өчен  кадрлар әзерләү үзенчәлекле эш, һәм ул, нигездә, гамәли характер йөртә. «Эш өчен барлык шартлар да тудырылган, без бик актив хезмәттәшлек итәбез. Безнең яңа проектлар буенча бик күп уй-ниятләребез бар, өстәвенә, хәзер бездә мәдәни компонентны мәгариф системасына интеграцияләү дәвам итә. Студентлар ярдәменнән башка без моны тулысынча гамәлгә ашыра алмыйбыз дип уйлыйм, шуңа күрә планнар зурдан», - дип йомгак ясады ТР мәдәният министры. 

Казан мәдәният институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәдиева, үз чиратында, бүген Институтта милли-мәдәни үзенчәлекне саклау буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. «Безнең төп бурыч -традицияләр һәм мәдәниятебез саклансын», - диде ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов бүген мәдәният институтының әһәмияте бәяләп бетергесез дип саный. «Хәзер югары белем бирү системасын үзгәртеп кору бара. Без яңа стандартларга күчәбез һәм мәдәният институты бу процесста актив катнаша, ул аккредитацияне уңышлы узды, югары бәя алды. Бу - студентларның әлеге вузда югары  сыйфатлы белем алуын күрсәтә», - дип белдерде ул.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International