8 октябрьдә бөек рус шагыйрәсе Марина Ивановна Цветаеваның (1892-1941) тууына 120 ел тула

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

XX гасыр башы – фикер-идеяләр көчәйгән, әдәбиятка зур талантлар килгән чор. Рус шигърияте бу вакытта зур күтәрелеш кичерә, соңрак әлеге дәвер рус әдәбиятында «Көмеш чор» дигән исем ала. В.Брюсов, А.Блок, Н.Гумилев, А.Ахматова, О.Мандельштам, М.Волошин, И.Северянин, С.Есенин, В.Маяковский һәм М.Цветаева кебек олы талантлар бу чорда үзләренең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә. 

Рус әдәбияты көмеш чорының күренекле вәкиле Марина Цветаеваның гаять бай иҗади мирасында лирик шигырь җыентыклары, унҗиде поэма, унсигез шигъри драма, автобиографик, мемуар һәм тарихи-әдәби чәчмә әсәрләр, фәлсәфи-тәнкыйди этюдлар бар. Шагыйрәнең әдәби каһарманы – нык ихтыярлы, кемнәр дә булса көчләп таккан кагыйдә-чикләүләрне санга сукмаучы, мөстәкыйль һәм үз гамәлләре өчен җавап тотардай  шәхес.

Марина Ивановна Цветаеваның нибарысы 50 яшьлек кыска гомере Россия тарихындагы иң авыр заманга – бөтен дөньяда барган ике канлы сугыш, Россиядәге ике инкыйлаб, Гражданнар сугышы гарасаты, тоталитар Совет хакимиятен урнаштыру, Сталин репрессияләре кебек фаҗигаләр вакытына туры килә.  

Марина Цветаевага гомеренең соңгы унике көнен 1941 елда үзе эвакуацияләнгән Алабуга шәһәрендә уздырырга туры килә. Әдибәнең гомере фаҗигале өзелде, Россия тагын бер чын шагыйрен, кабатланмас талантын, асыл затын югалтты.

1980 елда Марина Цветаеваның фанилыкта тормыш юлы төгәлләнгән  йортта алабугалылар тарафыннан шагыйрәгә Россиядә беренче буларак истәлек тактасы куелды, ә 1992 елда М.И. Цветаева исемендәге Хәйрия фонды аның әдәби музеен ачты. Алабугада шул рәвешчә берничә ел дәвамында М.И.Цветаеваның мемориал комплексы булдырылды. Аңа Марина Цветаева мәйданы, М.И.Цветаеваның Әдәби музее, М.И.Цветаева истәлеге йорты, Көмеш чор китапханәсе, Покров чиркәве, Петропавел зираты, «Портомойня» музее, «Көмеш чор» кафесы керә. Шагыйрәгә соклану һәм тирән ихтирам йөзеннән бирегә аның иҗатын сөюче меңнәрчә кеше килә. Шәһәрдә хәзер инде халыкара статус алган Цветаева укуларын уздыру традициягә әверелде, Марина Цветаева исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды. Һәр ел саен Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында музыкаль-әдәби кичәләр, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән очрашулар, камера музыкасы, автор-башкаручылар концертлары уздырыла.

Бөек талант иясе, язмышы фаҗигале Марина Цветаева мәдәниятебезнең һәм әдәбиятыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Аның турындагы хатирәләрне без бик кадерләп саклыйбыз.

Министр                         А.М.Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International