Татарстан Республикасында Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уза

2012 елның 21 сентябре, җомга

2123 сентябрьдә Бөек Новгородта Россия дәүләтчелеге көне билгеләп узыла. Шушы чара кысаларында Татарстан Республикасында Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгына багышланган чаралар уздырыла.

25 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда “Рус Одиссеясе” («Русская Одиссея») дигән күргәзмә ачыла. Ул Россиядәге 1918–1922 еллар Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган.

«Рус Одиссеясе» – Татарстан Республикасында Ак хәрәкәт һәм “беренче дулкын” мөһаҗирлек тарихына кагылышлы беренче экспозиция.  

Экспозициянең төп герое – Ольга Ильина-Боратынская (1894 – 1991), чит илдә гомер сөргән күренекле рус язучысы һәм шагыйрәсе,  Е.А.Боратынскийның оныгының кызы. Аның үз тәрҗемәи хәленә нигезләнеп иҗат иткән “Ак юл. 1919 – 1923 еллар Рус Одиссеясе” («Белый путь. Русская Одиссея») романында Гражданнар сугышы кабыну нәтиҗәсендә йөз меңнәрчә россияленең, шул исәптән Казанда яшәүчеләрнең дә, үз “одиссеясен” башлап җибәрүенә бәйле вакыйгалар сурәтләнә.  

Экспозициядә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

·       Россиянең көнчыгышында Гражданнар сугышының тарихи чорлары;

·      роман геройлары һәм аларның прототиплары узган юл топографиясе: Казан – Курган – Омск – Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) – Ачинск – Красноярск – Чита – 86нчы разъезд (Забайкальск) – Харбин;

·       Гражданнар сугышы чорында һәм мөһаҗирлектә О.А.Ильина-Боратынская, аның гаиләсе һәм дуслары язмышы;

·       казанлылар һәм край кешеләре – Ак юл “персонажлары” биографик сюжетлары;

·       тарихи хәтер феномены буларак Ак юл.

25 27 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм  Е.А.Боратынский музее  «Идел буеннан алып Харбинга кадәр: шәхси язмышлар» бөтенроссия фәнни–гамәли конференциясен уздыра.  Чара «Ак юл, яки Рус Одиссеясе» проекты кысаларында уза. Әлеге проект казанлыларның Гражданнар сугышында катнашуына бәйле мөһим теманы күтәрә. Ак хәрәкәт сугыш тарихына, атаклы кешеләр биографиясенә кагылышлы шактый тирән өйрәнелсә дә, сугышның икенче ягы – вакыйгалар өермәсе бөтереп алган гади кешеләрнең –  мөһаҗирләрнең аянычлы язмышы әлегә кадәр мөстәкыйль өйрәнү объекты булмады.

О.А. Ильина-Боратынская романы геройлары узган Казан – Харбин маршруты буйлап 2012 елда проект кысаларында тарихи-документаль экспедиция оештырылды. 

«Идел буеннан алып Харбинга кадәр: шәхси язмышлар» бөтенроссия фәнни–гамәли конференциясе – проектның тагын бер күренекле вакыйгасы. 

Конференция программасында түбәндәге темалар буенча фикер алышу каралаган:

·       Социаль–тарихи феномен буларак Ак юл

·       Чит илгә китәргә мәҗбүр ителгән гражданнар турында тарихи хәтерне торгызу мәсьәләсе

·       Ак хәрәкәтнең көндәлек тормышы, көнкүреше һәм рухи мәдәнияте

·       О.А. Ильина-Боратынскаяның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты

·        Гражданнар сугышының аерым кешеләрдә сакланган чыганакларда чагылыш тапкан «тере тарихы»

·       Гражданнар сугышы вакыйгаларының хәзерге мәдәнияттә актуальлеген арттыру.

Программада экскурсияләр каралган.

Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән белгечләр, галимнәр, тикшеренүчеләр катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International