1 июнь көнне Мөслим районының Мари Бүләр авылында мари халкының  Семык бәйрәме үткәрелә

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

2019 елның 1 июнендә Мөслим муниципаль районының Мари Бүләр авылында Семык республикакүләм мари бәйрәме узачак.

Семык - мариларның иң мөһим һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе, гадәттәгечә, җәйге бәйрәм чаралары  циклын ача. Аның төп идеясе - мәрхүм  булган туганнарны искә алу, хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышка ирешү өчен алардан фатыйха  сорау.

1990 елда бу бәйрәм республика статусын алган. 1 июньдә барлык теләүчеләр дә әлеге үзенчәлекле традицион тамашаның шаһитлары була алачак. Бу көнне берничә мәйданчык эшләячәк һәм төрле мастер-класслар үткәреләчәк: чүлмәк ясау, мари чигүе, тал чыбыгыннан үрү, милли ризыклар пешерү буенча дәресләр була. Кунаклар спорт ярышларында һәм милли мари уеннарында катнаша алачак. Балалар өчен уен мәйданчыгы оештырыла. Моннан тыш, бәйрәмдә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләреннән ярминкә дә була.

Мари музыка һәм бию мәдәниятен республиканың 12 районыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән иң яхшы фольклор коллективлары тәкъдим итәчәк. Традиция буенча бәйрәм программасында - хатын-кызларның  матурлык һәм ир-атларның көч алышу конкурслары  оештырыла. Аларда катнашучылар мари халкының телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәни мирасын өйрәнү буенча ярышачаклар. Бәйрәм зур әйлән-бәйлән йөреше һәм Семык бәйрәме әләмен Менделеевск муниципаль районына тапшыру белән тәмамланачак.                                                                   

Семык мари бәйрәменең

ПРОГРАММАСЫ

8.30 - 9.30       

Бәйрәмдә катнашучы коллективларның теркәлүе

10.00-14.30

Көн дәвамында мәйданчыкларда концерт уза, уен программалары, туган якны өйрәнү музее экспонатлары күргәзмәсе, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар эшли

10.00-11.00

Делегацияләр парады. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы: төп сәхнәдә «Семык чәчәкләре» («Пеледыш Семык») театральләштерелгән композициясе, бәйрәм флагын күтәрү, бәйрәм гимнын башкару, мактаулы кунаклар чыгышы.

11.00-14.30

«Бию мәйданчыгы», «Балалар уеннары» мәйданчыкларының эше

Кече сәхнәдә – конкурслар

14.30-15.00

Бәйрәмне тантаналы ябу. Менделеевск муниципаль районына Семык  бәйрәме флагын тапшыру.

Барлык коллективлар һәм бәйрәм кунаклары катнашында традицион әйлән-бәйлән

19.00-22.00

Яшьләр дискотекасы. Чаллының «Марий сем» коллективы концерты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International