Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган тантаналы концерт була

2019 елның 24 мае, җомга

24 май (җомга) 13.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган тантаналы концерт була. Традиция буенча бәйрәм профессиональ һәм үзешчән коллективлар катнашында зур хор концерты форматында узачак. Мондый чаралар Россиянең төрле шәһәрләрендә берьюлы, шул исәптән, Татарстан башкаласында да уза.

Концертта 250дән артык музыкант катнашачак — алар арасында профессионаллар да, хор җырлавын яратучы  яшьләр дә бар. Концерт Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры катнашында узачак.

Программада - П. Чайковский, М. Глинка, С. Прокофьев әсәрләре, православие дине музыкасы, совет композиторлары (А. Пахмутова, В.Шаинский, И. Дунаев һ.б.) әсәрләре яңгыраячак.

Чарага аккредитация zhanna2801@yandex.ru электрон адресы буенча үткәрелә  (Жанна Мельникова, 89274128275).

Белешмә өчен:

         Славян язуы һәм мәдәнияте көне дәүләт дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1863 елда Изге Кирилл һәм Мефодий тарафыннан  славян әлифбасы булдырылуга 1000 ел тулу уңаеннан билгеләп үтелә. Шул ук елны Изге Кирилл һәм Мефодийны  искә алу көнен 11 майда (яңа стиль буенча 24 майда) бәйрәм итү турында карар кабул ителә.

Россия Федерациясе Президенты 2010 елның 16 мартында «Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү турындагы»  323 номерлы Указга кул куя.  2013 елда Мәдәният буенча Патриарх советы тәкъдиме белән төп чараның форматы итеп профессиональ һәм һәвәскәр хорлар катнашында зур хор бәйрәмен үткәрү сайлана. Хор бәйрәмнәре Россия Федерациясе субъектларының барлык башкалаларында да уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International