WORLD PRESS PHOTO 2012 конкурсында җиңүчеләр эшләреннән торган күргәзмә «Ак Барс Галерея»дә ачыла

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
27 июльдән 19 августка кадәр «Ак Барс Галерея»дә World Press Photo фотожурналистларның бөтендөнья конкурсында җиңүчеләр эшләреннән төзелгән күргәзмә уза.
Экспозициядә фотожурналистика өлкәсендә дөньяда иң абруйлы World Press Photo конкурсында җиңүчеләрнең 200 эше куелган. Аның финалы 2012 елның февралендә 55 нче тапкыр Амстердамда узды. Күргәзмәдә 2011 елда булган иң әһәмиятле дөньякүләм вакыйгалар чагылыш тапкан. Күргәзмәне оештыручылар: «Объектив чынбарлык» фонды, Global United Services, «Ак Барс Девелопмент» компаниясе.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International