29 апрель (дүшәмбе) С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Мәскәүнең XVIII Пасха фестивале (сәнгать җитәкчесе - Валерий Гергиев) концертлары була. Фестивальне ачу тантанасы 28 апрельдә, Пасха бәйрәмендә, Мәскәүдә узды. Мария театрының симфония оркестры артистлары һәм маэстро Валерий Гергиев Казанга бүген килә, алар 2 концерт бирәчәк (15.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә башлана).
Быелгы Пасха фестиваленең программасы Россия Федерациясендәге Театр елына, Н.Римский-Корсаковның тууына 175 ел, М. Мусоргскийның тууына 180 ел тулуга багышлана. Фестиваль концертларында хәзерге заман музыкантлары катнаша.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чарага чакырабыз. Аккредитация узу zhanna2801@yandex.ru электрон почтасына хат юллап һәм 8 927 4128275 телефонына шалтыратып башкарыла (Жанна Мельникова). Маэстро Гергиев һәм солистлар белән матбугат очрашуы 29 апрельдә 16.45 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында планлаштырыла. Көтәбез сезне!
***
МӘСКӘҮНЕҢ XVIII ПАСХА ФЕСТИВАЛЕ
Мәскәүнең XVIII Пасха фестивале 2019 елның 27 апреленнән алып 12 маена кадәр Мәскәү хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәме белән, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл фатихасы буенча үткәрелә. 17 ел эчендә фестиваль Россиянең мәдәни тормышында иң зур һәм иң көтеп алынган вакыйгаларның берсенә әйләнде. Әлеге чара миллионлаган россиялеләр өчен ел саен үткәрелә торган музыка бәйрәме генә түгел, фестивальдә катнашучы илләр арасында чын дуслык күпере дә.
Театр елында Пасха фестивале үзенең киң географиясе һәм симфония, хор, камера һәм чаң программалары белән бай эчтәлеге ярдәмендә үзенең дөнья дәрәҗәсендәге эре музыка вакыйгасы булуын тагын бер кат расларга ниятли. Фестивальнең төп принциплары үзгәрешсез кала: хәйрия, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм патриотизм.
Фестивальне Композиторлар юбилейларына багышлау традициясе дәвам итә: 18нче сезон Николай Андреевич Римский-Корсаковның 175 еллыгы һәм Модест Петрович Мусоргскийның 180 еллыгын билгеләп үтү шигаре астында узачак. Бу бөек Россия композиторларының әсәрләре Мәскәүдә һәм ил төбәкләрендә яңгыраячак.