М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

2019 ел, 7 март, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 апреленнән 19 апреленә кадәр Казанда М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы узачак.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы  - Россиядә үткәрелә торган музыка форумнары арасында иң өлкән һәм иң дәрәҗәле  чараларның берсе (конкурс беренче тапкыр Мәскәүдә 1960 елда үткәрелде).

Ярты гасырдан артык тарихы дәвамында конкурс 2014 елга кадәр 2 елга бер тапкыр үткәрелә иде. Әмма соңрак төрле сәбәпләр аркасында бу традиция бозылган. Быел Татарстан башкаласы дәрәҗәле иҗади бәйге тарихында яңа сәхифә ача.

Бөек рус композиторы Михаил Иванович Глинка исемен йөртүче конкурсның иң мөһим бурычы - талантларны ачу гына түгел, Россиянең классик вокал мирасын популярлаштыру да. Ярты гасыр дәвамында Россия һәм якын чит ил театрларының опера труппалары әлеге конкурс лауреатлары һәм катнашучыларыннан формалашкан.  М. И. Глинка исемендәге конкурс лауреатлары исемен зур горурлык хисе белән дөньякүләм опера йолдызлары Елена Образцова, Владимир Атлантов, Ольга Бородина, Дмитрий Хворостовский, Мария Гулегина, Анна Нетребко, Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатова һәм 25 конкурсның тагын берничә йөз опера җырчысы, лауреаты һәм дипломантлары йөрткән һәм йөртә.

Күпьеллар дәвамында конкурсның жюри рәисе булып танылган җырчы, педагог, СССРның халык артисткасы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Ирина Константиновна Архипова торган.

М. И. Глинка исемендәге XXVI Бөтенроссия вокалистлар конкурсында жюрины Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Глинка исемендәге XXI Халыкара вокалистлар конкурсының 1 премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатова җитәкләячәк.

Фестивальнең жюри составы

Ирина Петровна Богачева - СССРның халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты, Санкт-Петербург Консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире

Ольга Владимировна Бородина - Россиянең халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты, Мариин театры солисткасы

Илья Ивари - Эстония консерваториясе профессоры, пианист, концертмейстер

Лариса Абисаловна Гергиева - Россиянең халык артисты, Мариин театрының Төньяк-Осетия филиалы һәм Мариин театрының яшь җырчылары академиясе сәнгать җитәкчесе

Марина Ивановна Мещерякова - Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Россиянең дәүләт академия Зур театры солисткасы

Петр Иванович Скусниченко - РСФСРның халык артисты, Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире

Зилә Даян кызы Сөнгатуллина - Россиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире

Евамирия Визер - кастинг-директор, Җәйге Зальцбург фестиваленең яшьләр опера программасы җитәкчесе

 Софи Джойс - Метрополитен-Опера театры каршындагы Линдеман яшьләр программасы җитәкчесе

Алессандро Ариози - опера менеджеры (Италия)

Конкурсның тантаналы ачылышы Карл Маркс ур., 33/62 йорт адресы буенча урнашкан Казан Ратушасының колонналы залында була.

1нче, 2нче һәм 3нче тур һәм лауреатларның Гала-концерты Ирек мәйданы, 3 йорт адресы буенча урнашкан С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткәреләчәк. Расписание белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://glinkacompetition2019.ru/raspisanie/.

Конкурс тарихыннан:

1959 елның декабрендә СССР Министрлар Советы М. И. Глинка исемендәге Бөтенсоюз конкурсын үткәрү турында карар кабул итә. Шулай итеп, ил хөкүмәте чараның дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятен шунда ук билгеләп куя. Конкурс яшь җырчыларның сәнгать ягыннан осталыгын тагын да үстерү, яңа талантларны ачыклау максатын күздә тотып оештырылган. Беренче конкурс 1960 елда Мәскәүдә үткән. Алга таба ул Әстерхан, Самара, Смоленск, Уфа, Чиләбе һәм Казанда уздырылды.

Бөтенсоюз, соңрак Халыкара статус алган М. И. Глинка исемендәге вокалистлар конкурсы, яшь опера җырчылары өчен иң зур иҗади бәйге буларак, СССРның барлык республикаларыннан, ә алга таба, элеккеге СССР илләреннән, Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, төрле милли мәдәниятләр вәкилләрен, төрле музыка мәктәпләреннән күпсанлы катнашучылар җәлеп итә.

Жюри составында  опера легендалары Валерия Барсова, Иван Козловский, Надежда Обухова, Сергей Лемешев, Мария Максакова, Павел Лисициан, Галина Вишневская, Мөслим Магомаев, Мария Биешу, Евгений Нестеренко, композиторлар Георгий Свиридов, Василий Соловьев-Седой һәм башкалар булган.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International