2026 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү өчен тавыш бирү тәмамлана

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштырулар» сервисында 2026 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү өчен халык тавыш бирү тәмамлана.

Халык тәкъдим ителгән исемлектән өстенлекле булган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала.

Сораштыру узу өчен сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/

Җәмәгатьчелек фикерен, кире элемтәнең төрле платформалары материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә экспертлар тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә әзерләнгән максатлар һәм бурычлар онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми социаль челтәрләренә язылыгыз:

ВКонтактеда: https://vk.com/mincultrt

МАХ: https://max.ru/mincultrt

Телеграм: https://t.me/mincult_rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International