Казанда халык сәнгать кәсепләре буенча сәнгать-эксперт советының быел өченче утырышы узды

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында этномәдәни байлыкны саклау һәм республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Нәкъ менә шушы максатларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында инде 10 елдан артык халык сәнгать кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы үз эшен алып бара. Совет НХП осталарын республика реестрына кертү турында Карар кабул итә һәм НХП эшләнмәләрен югары сәнгати дәрәҗәдәге эшләнмәләргә тану мәсьәләләрен карый.

Совет утырышлары елына кимендә ике мәртәбә уза. Быел Советның өч утырышы булды инде. Өченчесе 2 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда узды.

2025 елның 1 декабренә совет аша экспертиза узды:

Кече һәм урта бизнесның 66 субъекты, үзмәшгульләр, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре җитештерүчеләр 438 эшләнмә тәкъдим иттеләр.

Совет нәтиҗәләре буенча 198 исем югары сәнгати дәрәҗәдәге халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре дип танылды.

2 декабрьдә эксперт советына 32 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Утырышта Татарстан Республикасының 5 ҖЧҖ, 6 шәхси эшмәкәр һәм 21 үзмәшгуль эшләнмәләренә экспертиза узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International