Театр елы кысаларында апрель-июнь айларында В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында «Европа-Россия-Азия» Халыкара театр фестивале узачак.
Казан тамашачысына Германия, Россия һәм Кытай режиссерлары эшләре тәкъдим ителәчәк.
Фестивальне немец Ганноверыннан артистлар ачып җибәрә. Труппа 3 һәм 4 апрельдә Качалов театры сәхнәсендә Ларс-Оле Вальбург куелышында Эрих-Мария Ремаркның бөтен дөньяга танылган романы буенча «Көнбатыш фронтында үзгәрешсез» спектаклен тәкъдим итәчәк. Билетлар сатуга куелган инде.
Фестиваль июнь аенда да дәвам итәчәк. 4 һәм 5 июньдә Санкт-Петербургның «Балтийский дом» театры Европаның иң танылган режиссерларының берсе Люк Персеваль интерпретациясендә Шекспирның «Макбет» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең Россиягә кагылышлы өлеше яшь, әмма инде танылган театр коллективы Сергей Женовач җитәкчелегендәге «Театр сәнгате студиясе» гастрольләре белән дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта А. П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрын җитәкләгән режиссер үзенең укучылары белән 12, 13, 15, 16, 18 һәм 19 июнь көннәрендә өч спектакль тәкъдим итәчәк: А. П. Чеховның «Три сестры», «Записные книжки» һәм Н. Эрдманның «Самоубийца» әсәрен.
Форумның кульминациясендә «Азия өлеше» спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Пекин халык сәнгать театры Казанга «Ли Бай» спектаклен алып килә. Аны 27, 28, 29 июньдә карарга мөмкин булачак.