"Мир" кинотеатрында үзбәк киносы көннәре башлана

2018 елның 14 декабре, җомга

18-19 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мир» кинотеатрында үзбәк киносы көннәре узачак. Кино күрсәтү программасы үз эченә 3 нәфис һәм 2 документаль фильмны алган: «Дом отца» (реж. Александр Гамиров) - туган йортында ялгыз калган өлкән кешенең язмышы турындагы фильм; «Хазонрезги» ( реж. Зөлфикар Мусаков) – гаилә мелодрамасы; «Сарвкомат дилбарим» (реж. Сәрвәр Кәримов) - Үзбәкстан Президенты Указы буенча Чыңгыз Айтматовның әсәренә нигезләнеп төшерелгән; «Слово Абая» (реж. Шухрат Мәхмүдов) – шагыйрь Абай Кунанбай тарихы, «Ватан ичра муъжас Ватан» (реж. Бобур Юлдашев) - үзбәк халкының үзидарә институты һәм аның әһәмияте турындагы фильм.

Үзбәк киносы көннәре кысаларында Казанга Үзбәкстан делегациясе киләчәк.

2019 елда Үзбәкстанда Татарстан Республикасы киносы көннәрен үткәрү планлаштырыла.

Үзбәк киносы көннәре 18 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә “Мир” кинотеатрында ачыла.

ПРОГРАММА

18 декабрь

19.30-21.00 «Хазонрезги»

21.05-22.35 «Дом отца»

19 декабрь

 18.00-19.45 «Тополек мой в красной косынке»

 19.50-20.20 «Слово Абая»

 20.25-20.45 «Родина»

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International