М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кассасында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале спектакльләренә билетлар сатылачак

2018 елның 14 декабре, җомга

15 декабрьдән М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кассасында, шулай ук “Кассир.ру” сайтында һәм вәкаләтле сатучыларда Ф. И. Шаляпин исемендәге ХХХVII Халыкара опера фестивале спектакльләренә билетлар сатылачак. Фестиваль 2019 елның 1 февраленнән 23 февраленә кадәр уза.

Фестиваль программасында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт бар. Фестивальне Н.Римский - Корсаковның “Царская невеста” опера премьерасы ачып җибәрә. Режиссер Михаил Панджавидзеның яңа спектакле классик стильне саклап калган, шул ук вакытта тамашачыларга яңача технологик сценография чишелеше (сәхнәгә куючы рәссам - Гарри Гуммель, Германия), үзенчәлекле костюмнар (костюмнар буенча рәссам – Нина Гурло, Беларусь) тәкъдим ителә.

Илебез классикасының шедеврларын тәкъдим итүче опералар өлешен  П. Чайковскийның «Евгений Онегин» (5 февраль) һәм «Пиковая дама» (8 февраль) спектакльләре дәвам итәчәк, анда төп партияләрне Россиянең Зур театры солистлары Игорь Головатенко (Онегин), Анна Нечаева (Татьяна Ларина), Татьяна Ерастова (Графиня), Олег Долгов (Герман), Мария Лобанова (Лиза) башкарачак. 13 февральдә, Ф. И. Шаляпинның туган көнендә, Михаил Казаков (Борис), Владимир Кудашев (Пимен) һәм Артем Голубев (Григорий Отрепьев), Екатерина Егорова (Марина Мнишек) һ. б. катнашында М. Мусоргскийның «Борис Годунов» операсы куелачак.

Программага Дж.Пуччининың «Мадам Баттерфляй» (4 февраль) һәм «Турандот» (11 февраль), Дж.Вердиның «Аида» (15 февраль), «Набукко» (18 февраль) һәм «Травиата» (20 февраль) спектакльләре кергән. Фестиваль программасын  М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театрының солистлары һәм чакырылган йолдызлар катнашында ике гала-концерт төгәлләячәк.

Тулырак афиша театрның рәсми сайтында урнаштырылган kazan-opera.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International