13 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Театр елының тантаналы ачылышы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бәйрәмнең беренче номеры легендар "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек булды. Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры - Г.Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев, ә алып баручылар - Камал театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова иде.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республиканың театр эшен үстерү өчен мөмкинлекләре зур. Белгечләр әзерләү буенча уку йортлары эшләп килә, театрларның матди-техник базасы ныгытыла, театр сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Татарстанда барлыгы 15 дәүләт һәм 3 муниципаль театр эшли, шулай ук берничә шәхси театр проекты гамәлгә куела.