14 декабрьдә Казанда «Музыка әйләнә-тирәбездә» V Халыкара фестивале старт ала. «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү Фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия Фонды һәм Казан Кремле музей-тыюлыгы ярдәме белән үткәрелә торган кышкы сессия программасы кысаларында танылган музыкантларның иҗади очрашулары, мастер-класслар, шулай ук концертлар булачак.
Фестивальнең беренче концерты 15 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Концертта танылган пианист, 20дән артык халыкара конкурслар лауреаты Софья Гуляк; исеме иң яхшы ун кларнетчы исемлегенә кергән Артур Нәзиуллин, шулай ук «Sforzando» Яшьләр оркестры (дирижер - Евгений Сакмаров, сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов) катнашачак. Программада – Бах, Гендель, Рахманинов, Равельнең фортепиано өчен әсәрләре, оркестр өчен А.Пьяццолланың «Ел фасыллары», И. Брамсның «Венгрия биюләре» әсәрләре һ. б.бар. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.
Концертка аккредитация gbkz-pr@yandex.ru электрон почтасы яки +79274128275 (Жанна Мельникова) телефоны буенча уздырыла.