Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында “Тылсымлы образлар һәм фантазияләр дөньясы” дигән күргәзмә ачыла

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

12 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Александр Грековның уенчыклар музее фондларыннан оештырылган «Тылсымлы образлар һәм фантазияләр дөньясы» күргәзмәсе ачыла.

Курчаклар борынгы заманнардан, аларны кулдан ясаган вакыттан алып,  билгеле. Химия һәм полимер сәнәгате үсеш алганнан соң, уенчыклар ассортименты кискен артты.  Борынгы чорда балчык, таш, агач яки тукымадан ясалган фигураларга билгеле бер мәгънә  салынган, аларда яшерен көч булуына ышанганнар. Әмма вакытлар узу белән бу идоллар серле мәгънәсен югалта, нәтиҗәдә, акрынлап уенчыклар гына булып кала,  ә талисманнар бизәнү предметларына әйләнә. Безнең көннәрдә җирле сәнгать традицияләрен саклап калган эшләнмәләр шулай ук сувенирлар ролен башкара.

Күргәзмә залында дөньяның төрле илләреннән (Болгария, Германия, Греция, Испания, Польша, АКШ, Үзбәкстан, Россия) төрле материаллардан (фарфор, агач, пластмасс, балчык, папье-маше, тукымадан)  эшләнгән сувенир курчаклар тәкъдим ителәчәк. Бирегә килүчеләр кулдан эшләнгән һәм  фабрикада ясалган курчакларны күрә алачак, бигрәк тә милли костюмнардан булган уенчыклар кызыклы. Моннан тыш, экспозициядә курчаклар өчен кирәк-яраклар: мебель, савыт-саба һәм төрле аксессуарлар да урын алачак.

Күргәзмә 2019 елның 8 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 7-89-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International