Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион гала-концертлары узачак

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 12 һәм 14 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион гала-концертлары узачак. Артистлар «Халкыбызнын мирасы» программасын тәкъдим итәчәк, анда яңа вокал композицияләр һәм заманча хореография куелышлары да, тамашачыларга яхшы таныш номерлар да кергән.

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында ремонт эшләре алып барылуы сәбәпле, традицион декабрь концертлары, Г. Камал театры сәхнәсендә (12 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә) һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда (14 декабрь 18.30 да) узачак.

Г.Камал театрында һәм  Ленин исемендәге мәдәният йортында концертлар программасы тәңгәл, берникадәр генә  үзгәрешләр белән.

«Традицион декабрь концертларын без, Казан тамашачысы кебек үк, зур түземсезлек белән көтәбез. Бер ел эчендә без дөньяның төрле почмакларында - Канн, Абу – Даби, Төркия, Үзбәкстан, Белоруссия, Себер һәм Урал шәһәрләрендә 60 тан артык концерт бирдек, ләкин безнең төп концертларыбыз үзебезнең башкалабызда үтә. Казан өчен без һәрвакыт иң яхшы номерлар әзерлибез, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бөтен мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышабыз», - дип билгеләп үтте коллективның сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.

Концертларга аккредитация электрон адрес буенча башкарыла: shigabetdinov.pr@gmail.com (Руслан Шиһабетдинов, 8 927 2400017).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International