4 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә “Театраль Россия” Федераль проекты кысаларында “Тургенев. Бүген!” спектакленең киноверсиясе күрсәтеләчәк.
“Тургенев. Бүген!” - Иван Сергеевич Тургеневның 200 еллык юбилеена багышланган спектакль. Ул берничә өлештән тора. Иң мөһим өлеше Тургенев иҗатына һәм әсәрләренә йогынты ясаган тормыш эпизодлары. Спектакль язучының үзе, гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм замандашларының истәлекләренә, хатларына һәм документларына нигезләнгән.
И. С. Тургеневның иҗаты мәдәни мирас булып тора, аны саклап калу һәм тапшыра алу, үзе үк, рус әдәбиятының, теленең һәм тарихының бөеклеге өчен горурлык хисләре уята. Бу көнне спектакльнең киноверсиясен бөтен дөнья буенча 1000нән артык экран аша күреп булачак. Бу - Россия һәм БДБ илләре, шулай ук Испания, Италия, Польша, Латвия, Әзербайҗан тамашачылары.
КЕРҮ ИРЕКЛЕ
Адрес: Казан, Театр ур., 5.
Тел.: (843) 264-41-24