24 ноябрь көнне “Әкият” курчак театрында «Счастливые истории» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Глаголица» V мөстәкыйль балалар әдәби премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Бу кичәгә 30 дипломант һәм Бәллүр ябалак иясен белү өчен Россиянең төрле почмакларыннан 2018 елгы сезон финалистлары җыелды.
Проза, шигърият, эссе язу һәм тәрҗемә итү буенча лауреатлар планшетлар, «кече китапханә», жюри әгъзаларының истәлекләре китабы һәм премиянең альманахы белән бүләкләнде. Катнашучылар өчен иң кыйммәтле бүләк исә әдәби һәм иҗади мастер-класслар атналыгы булды - жюри әгъзалары тәҗрибә һәм осталык серләре белән уртаклашты.
Мастер-класс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары җиңүчеләрне һәм Гран-при ияләрен билгеләде.
2018 елда премиядә Әрмәнстан, Белорусь, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украинадан, Россиянең 56 төбәгеннән һәм Татарстан республикасының 27 районыннан 600дән артык мәктәп укучысы катнашты.