Татарстан Республикасы Милли музеенда 2018 елның 15 һәм 16 декабрендә «Туган җир» төбәкара фестивале узачак.
Ул - иҗтимагый, социаль, экология һәм мәдәни юнәлешле чара. Фестивальнең төп максатлары - халык традицияләрен яңарту, үзеңдә һәм тирә-юньдәгеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Фестиваль программасында экология һәм хуҗалык юнәлешендәге белгечләрдән лекция һәм докладлар планлаштырыла. Бу көннәрдә халык коллективлары һәм бардлар чыгыш ясаячак, мастер-класслар (чигү, халык киемнәрен тегү, чүлмәк ясау, агач эше һәм башка һөнәрләр буенча) эшләячәк.
Ярминкәдә мондый эшләнмәләре сатып алырга да мөмкин булачак.
Буткевич Динара: +7902742277, dinara-kazan@rambler.ru vk.com/dinaradobrodeya
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84