2019 елның 8-11 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә “Халык күңеле” дип исемләнгән II Бөтенроссия милли мәдәниятләр һәм фольклор турниры узачак. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты - яшь буынны тәрбияләүгә иҗади яктан якын килү.
Кеше күңеленә халык музыкасы, гореф – гадәтләр, йолалар, җыр һәм әкиятләр аша тәэсир итеп, без патриотик тәрбия бирү эшен рухи яктан баетабыз. Патриотны тәрбияләгәндә үз халкыңны тоярга, аның мәнфәгатьләрен якларга өйрәтергә һәм башка халыклар вәкилләре белән дус булырга кирәклеген сеңдерергә тиешбез.
Конкурста катнашу өчен Россиянең милли (халык) профессиональ һәм һәвәскәр иҗат коллективлары чакырыла, яшь буенча чикләүләр юк. Вокал, хореография, халык уен кораллары, нәфис сүз, театр иҗаты, халык костюмы, Мода театры, рәсем сәнгате һәм башка юнәлешләр буенча катнашу мөмкинлеге бар.
Өстәмә мәгълүмат + 7 (499) 401-35-32 телефоны буенча.