2018 елның 3 ноябрендә Лиссабонның Беренче славян мәктәбендә Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан оештырылган “Татар милли мәдәнияте күптөрлелеге” экспозициясе ачылды. Әлеге күргәзмә Португалиядәге Татар мәдәнияте көннәре кысаларында уздырыла торган чараларның чираттагысы булды. Күргәзмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество ярдәмендә оештырылды.
Ачылышта катнашучыларның берсе - Португалия тәрҗемәчесе Нина Герра Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына Марина Цветаеваның португалия теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабын бүләк итте.
“Татар милли мәдәнияте күптөрлелеге” экспозициясе татар халкы мәдәниятенең ачык һәм күпкырлы булуын күрсәтә. Күргәзмәдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы арт-проектында катнашучы Татарстан һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары эшләре куелган. 60 картинада татар халкының милли мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан.