Казанда тифлоаңлатмалы спектакльләр күрсәтү дәвам итә

2018 елның 2 ноябре, җомга

3 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры  сукыр һәм начар күрүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен кабат гаилә форматындагы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленә чакыра.

Спектакль тифлокомментарий  белән уйнала.

"Үзенчәлекле" тамашачылар, башкалар белән беррәттән, беркемгә дә  уңайсызлыклар тудырмыйча, спектакль белән хозурлана алачаклар.  Алар сәхнәдә ниләр булганын һәм спектакльне тифлокомментатор ярдәмендә тулырак аңлый алачак. Спектакль башланыр алдыннан күрмәүче тамашачыларга махсус радиоҗайланмалар бирелә.

Тифлокомментатор - сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе хезмәткәре Гөлүсә Закирова – махсус җиһазландырылган кабинетта сәхнәдә барган вакыйгаларны хикәяләп торачак. 

Ноябрь аенда Г.Камал театрында мондый ук форматта икенче тапкыр "Килмешәк" спектакле куелачак.

Китапханә матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International