Кырым китапханәләренә китапханә-мәгълүмат хезмәтен оештыру һәм начар күрүче кешеләр белән социомәдәни эш алып бару буенча Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Татарстан китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәтү һәм начар күрүче кешеләр белән социомәдәни эш алып бару буенча булган тәҗрибәсен  Кырым китапханәчеләренә күрсәтте.

Семинар 2018 елның 29 октябрендә Кырым Республикасының И.Я.Франко исемендәге универсаль фәнни китапханәсе базасында узды.

Чарада Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, төбәкнең республика китапханәләре һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре, Севастопольдән әйдәп баручы белгечләр катнашты.

Фәнни-гамәли семинар барышында халыкның социаль яктан якланмаган категорияләренә китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтүнең яңа форматлары каралды. Мөмкинлекләре чикләнгән кулланучылар өчен китапханәләрнең мәгълүмати ресурсларын куллану, волонтерлар җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

Күрмәүчеләр өчен махсус китапханәнең  матбугат хезмәте, 89033438746.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International