Мәскәүдә ХІ Халыкара "Көмеш тавыш" ачык фестивале узачак

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2019 ел - фестиваль өчен 20нче юбилей елы. Бу вакыт эчендә Фестивальнең тарихында төрле темалар булган. 2019 елның конкурс программасы -  барлык ун фестиваль темаларын үз эченә алачак.

Фестивальнең  максаты: җыр башкару өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга үсәргә ярдәм итү, илебезнең иң яхшы традицияләрен саклап калу һәм үстерү.

Катнашучылар:

9дан 21 яшькәчә вокалистлар, төрле вокал мәктәпләр вәкилләре, гомумбелем, өстәмә, һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, шәхси затлар. Яшь буенча бүленеш:

I категория - 9 - 11 яшь;

II категория - 12 - 14 яшь;

III категория - 15 - 18 яшь;

III-А категория – музыка юнәлешендәге учреждениеләрдә белем алучы 15-18 яшьлекләр;

IV категория – 19-21 яшь;

IV–А категория - музыка юнәлешендәге учреждениеләрдә белем алучы 19-21 яшьлекләр;  

Фестиваль 2019 елның гыйнвар-март айларында уза.

Конкурс программасы ике турда үтә:

I тур – 2019 елның 23 – 27 гыйнвар көннәрендә.

II тур – 2019 елның  20 - 26 март көннәрендә.

I турда катнашу өчен заявкалар фестивальнең оештыру комитетында 2018 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Заявка формасы www.серебряный-голос.рф, www.s-golos.ru  сайтларында электрон рәвештә тутырыла.

Элемтә өчен телефон : (495)-919-30-11.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International