Татарстан мультфильмы Сириядәге кинофестиваль лауреаты булды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

16-20 октябрь көннәрендә Сирия башкаласында “Дамаскта кино көннәре” кинофестивале үтте. Аның максаты – мәдәниятара диалогны ныгыту.

Беренче фестивальдә төп игътибарны яшьләр турындагы фильмнарга һәм яшь авторларга өстенлек бирергә карар ителгән. Конкурс программасында 17 илдән барлыгы 28 картина тәкъдим ителде. Болар - нәфис фильмнар, анимация, документаль кино. Россияне Казан режиссеры Елена Ермолинаның «Гульназек – победитель дивов» мультфильмы, Леонид Тележинның «Крылья» уен фильмы һәм документалист Владимир Ковальчукның «Теневой игрок» дебют эше тәкъдим итте.

20 октябрьдә кинофестивальне ябу тантанасы булды. Татарстанның «Гульназек – победитель дивов» мультфильмы кинофестивальнең көмеш призына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International