Татарстан Республикасы Милли музеенда “Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсе ачылды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Комсомол тарихы – ил тарихы» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне беренче  беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров; Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; Оештыру комитеты җитәкчесе, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, 1982-1984 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында беренче секретарь Борис Леушин; Республика студентлар отрядлары үзәге җитәкчесе Василий Ислаев, шулай ук комсомол ветераннары, заманча яшьләр оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары һәм студентлар, киң җәмәгатьчелек карады.

“Ил үсешендә шушындый тарихи вакыйгалар булу сөенечле. Комсомол оешмаларына үз вакытында уңышлы яшьләр кертелгән, тәрбияләнә, үсә иде”, - диде Дәүләт Советы рәисе музейда шушындый күргәзмә әзерләнүенә рәхмәт белдереп.

Экспозиция республикада комсомол оешмасын булдыру, комсомолларның Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашуы, аларның зур төзелешләрдәге хезмәте, комсомол-яшьләр бригадаларының һәм студентлар хезмәт отрядларының эшчәнлеге, Халыкара яшьләр һәм студентлар фестивальләрендә катнашучылар турында сөйли.

Күргәзмәдә заманча яшьләр оешмаларының эшчәнлеге дә чагылыш тапкан, алар арасында «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиясе, «Студентлар лигасы», «Җиңү волонтерлары», «Снежный десант», төзелеш отрядлары да бар.

Күргәзмә 2018 елның 24 ноябренә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International