«Осанна» фильмы «Россия» кинофестивалендә җиңү яулады

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Режиссер Алексей Барыкинның тулы метражлы документаль “Осанна” фильмы 29-нчы «Россия» ачык документаль кино  фестиваленең җиңүчесе булды. Чара Екатеринбургта 1-7 токтябрь көннәрендә узды. Картина иң яхшы телевизион документаль фильм өчен бүләк алды.

Фестиваль быел беренче тапкыр документаль һәм телевизион документаль фильмнар конкурсларын үткәрде. Фестиваль дирекциясенә  сайлап алу өчен Россиянең 45 шәһәреннән һәм элеккеге 11 совет иленнән 404 фильм килгән. Быелгы чараның үзенчәлеге - кайнар нокталар булган Луганск, Макеевка, Донецк, Тирасполь шәһәрләреннән фильмнар катнашкан. «Россия» фестиваленең ике конкурс программасына 66 эш кертелгән. Конкурста Россияне Екатеринбург, Новосибирск, Иркутск, Казан, Минск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Краснодар, Красноярск, Киров шәһәрләре тәкъдим итте. Анда беренче тапкыр Якутск, Нальчик һәм Пермь краеның Уральский бистәсеннән эшләр керде. Санкт-Петербург, Иркутск, Якутск, Краснодар, Красноярск, Ереван һәм Мәскәүдән 14 дебют фильм күрсәтелде. Программага барлыгы 39 фильм кергән, алар арасында танылган кинодокументалистлар Иван Твердовский, Андрей Осипов, Наталья Гугуева, Евгений Голынкин, Евгений Соломин, Валерий Тимощенко, Павел Фәттахетдиновның эшләре бар. Телевизион документаль фильмнар конкурсы 27 фильм тәкъдим итте, алар арасында Сергей Мирошниченко, Елена Чавчавадзе, Тынай Ибраһимов кебек танылган авторларның картиналары бар.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International