28-30 сентябрь көннәрендә Татарстанда Үзбәкстан Республикасы мәдәнияте көннәре үткәреләчәк.
Үзбәкстанның мең еллар дәвамында формалашкан үзенчәлекле мәдәнияте - үзенә төрле халыкларның гореф-гадәтләрен берләштергән уникаль күренеш. Төрле милләтләрнең традицияләре музыка, бию, рәсем сәнгате, кәсепчелелек, тел, аш-су һәм кием-салымда чагылыш тапкан.
29 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Үзбәкстан Республикасы Мәдәнияте көннәре ачылуга багышланган тантаналы чара узачак. Концертта Үзбәкстаннан килгән кунаклар – профессиональ коллективлар, әйдәп баручы солистлар, Навои исемендәге Үзбәкстан дәүләт академия Зур театры артистлары, «ТУМОР» бию ансамбле чыгыш ясаячак. Концерт программасында - халык җырлары һәм биюләре, милли музыка уен коралларында уйнау, рус, чит ил һәм үзбәк композиторлары әсәрләре. Шулай ук театр фойесында «Заманча Үзбәкстан» фотокүргәзмәсе оештырылачак.
Элемтә өчен: Ленар Нәгыймов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте, +7 (965)596-88-78, e-mail l.nagimov@tatar.ru .