Казанның FILMFAY анимация студиясендә төшерелгән «Домой» мультфильмы International Animated Film Festival Халыкара анимация киносы фестиваленең программасына кергән. Әлеге чара 24-28 октябрь көннәрендә Босния һәм Герцеговинада узачак. Banjaluka фестивале – Европада анимация киносы өлкәсендә иң әһәмиятле чараларның берсе. Конкурс күрсәтүләреннән тыш, кинофорумда халыкара программа, һөнәри семинарлар, концертлар, күргәзмәләр һәм интерактив урам перфоманслары бар.
Белешмә өчен:
«Домой» мультфильмы - «ФИЛЬМФЭЙ» анимация студиясе һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. Аның өчен пластилиннан 6000 кадр әзерләнгән, ел дәвамында 8 рәссам хезмәт куйган. 4,5 минутлык мультфильм тамашачыны Бөек Ватан сугышы елларына кайтара. “Җиңү” поезды бөтен ил буенча хәрәкәт итеп, солдатларны якыннары белән күрештереп йөри. “Домой” җырын Ренат Ибраһимов башкара.