14 сентябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 85 нче юбилей сезонын Ш. Перроның «Кот в сапогах» спектакле белән ачып җибәрде. Ә татар төркеме сезонны Р.Мөхәммәтша пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән башлады.
Матур гадәт буенча спектакль алдыннан бәйрәмчә театральләштерелгән-концерт программасы оештырылды, анда җырлар, биюләр, бүләкле конкурслар булды.
Яңа сезонда театр берничә яңа спектакль куярга планлаштыра. Алар арасында А. Шмидтның «Принцесса Крапинка», Г. Ландауның «Маша и Медведь», Ф. Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз», С.Пушкинның «Сказка о царе Салтане» бар.
31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр коллектив Алтай дәүләт курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрергә ниятли. Барнаул шәһәре тамашачылары «Өч кыз», «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» спектакльләрен күрә алачак.
22 - 27 сентябрь көннәрендә театр Казахстанның Актүбә шәһәрендә узачак V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Биредә ул «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен күрсәтәчәк. Аңа кадәр коллектив 15 - 20 сентябрьдә Самарада булып, VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Сәхнәдә Г. Тукайның “Су анасы” әкияте куелачак.
Ә рус төркеме Белгород шәһәрендә булачак «Белгородская забава» VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә жюри һәм тамашачылар игътибарына С. Маршакның режиссер Рафаэль Таһиров куелышындагы «Теремок» спектаклен тәкъдим итәчәк.