Алабугада халыкара IХ Цветаева укулары булачак

2018 елның 8 сентябре, шимбә

9-14 сентябрь көннәрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә, IХ Халыкара Цветаева укуларын уздыра. “Һәрбер йөрәк аша...” дип исемләнгән конференция кысаларында М.И. Цветаева исемендәге IХ Әдәби премия тапшырылачак.

Быелгы фәнни форумның төп юнәлеше – бөек шагыйрәнең иҗатын чит телләргә тәрҗемә итү проблемалары. Укуларда 80ләп кеше катнашачак: Испания, Япония, Сербия, Италия, Греция, Россия, Якын һәм Ерак чит илләрдән галимнәр, уку йортлары мөгаллимнәре, Марина Цветаеваның иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, актерлар, музыкантлар, шагыйрьләр киләчәк. Чараларның  фәнни өлеше түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр форматында узачак.

Конференция бай мәдәни программа тәкъдим итә:

- Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм КФУның Алабуга институты музейлары, “Цветаева урыннары” буенча экскурсия;

- Россиянең халык артисты, М.И. Цветаева Әдәби премиясе лауреаты Антонина Кузнецова катнашында “шигъри сәгать”;

- җырчы, шагыйрә Эльмира Галиева белән музыкаль программа;

- премия лауреатлары, тәрҗемәчеләр белән иҗади очрашулар;

- М.И. Цветаевага багышланган эшләр күргәзмәсе ачылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International