“Су анасы” фильмы Россиянең мәртәбәле кинофестивалендә күрсәтелде

2018 елның 31 августы, җомга

Выборг шәһәрендә узган “Европага тәрәзә” кинофестивалендә Татарстанның “Су анасы” фильмының премьерасы булды. Картинаны продюсер һәм режиссер Алексей Барыкин һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Николай Невзоров тәкъдим итте. “Су анасы” фильмын кино тәнкыйтьчеләре югары дәрәҗәдә билгеләгән, ул күп кенә ил күләмендәге һәм халыкара кинофестивальләргә чакыру алган. Моннан тыш, “Европага тәрәзә” кинофестивалендә продюсерларга “Россия һәм чит ил дистрибьюторларыннан тәкъдимнәр ясалган. Фильм 2018-2019 елларда Россия Федерациясенең барлык территориясендә берьюлы, шулай ук тагын берничә чит илдә, интернет-кинотеатрларда киң прокатка чыгачак.

Белешмә: “Су анасы” - мистика элементлары кушылган фильм-фэнтези, Каюм Насыйри әсәрләре буенча төшерелгән. Картинаны гаилә белән (12 яшьтән алып балалар белән) карап була. Фильм компьютер графикасы һәм махсус эффектлар, катлаулы каскадер трюклары кулланып эшләнгән.

Картинада төп рольләрне балалар, Екатерина Барыкина һәм Николай Невзоров башкара. Анда шулай ук республикабызның  танылган артистлары

Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова, Әсгать Хисмәтов катнаша.

Әлеге фильм XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдир ителәчәк, кино төшерүчеләр белән иҗади очрашу оештырылачак.

Фильм Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңннехановның, эшмәкәр Владимир Братухинның   финанс    булышлыгы  белән төшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International