Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Марина Самакаеваның шәхси күргәзмәсе ачыла

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018 елның 7 сентябрендә 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Марина Самакаеваның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Марина Владимировна Самакаева Казанда туып үсә. Казан сәнгать училищесын, аннары Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын “бишле” билгеләренә генә тәмамлый. Сәнгать училищесында, Казан дәүләт мәдәният институтында, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укыта.

Марина Самакаева – республика, илкүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнашып килә, Испаниянең Гранада шәһәрендә шәхси күргәзмәсен үткәрә, аның эшләрен халыкара аукционнарда тәкъдим итәләр. Дәүләт сынлы сәнгать музеенда авторның шәхси күргәзмәсе  беренче тапкыр оештырыла.

М.В. Самакаева рәсемнәренең төп темасы – авторның фантазиясе ярдәмендә барлыкка килгән дөнья: кешеләр, тормыш күренешләре, бәйрәмнәр, көнкүреш. Рәсемнәрдә берьюлы  күпсанлы сюжетлар, кешеләрнең үзара һәм табигать белән мөнәсәбәте, беркатлы шатлыклар һәм борчылулар белән тулы күренешләр сүрәтләнә. Авторның эшләре үткәннәрне сагыну, уңай хис-кичерешләр белән сугарылган.

Марина Владимировна Самакаева Россия рәссамнары иҗади берлегенең алтын медале белән бүләкләнгән. Аның эшләре Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Франция, Германия, Испаниядә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмә 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 5678-058

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International