2018 елның 4 сентябрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Бөтенроссия «Сәнгать белән очрашу урыны» проектының өченче этабы старт ала. Бүгенге көндә ул Россиянең 53 кече һәм урта шәһәрләрендә гамәлгә куелган, ил буенча хәрәкәтен дәвам итә. Быел проект тагын 9 төбәк юнәлешен колачлый, алар арасында Алабуга да бар.
2016 елның апрель аеннан башлап илебезнең шәһәрләрендә яшәүчеләр Александр Дейнека, Кузьма Петров-Водкин, Александр Лактионов һәм 1920-40 елларның башка рәссамнары эшләре белән таныша алды. Мәдәни маршрут озынлыгы 68 мең километр тәшкил итә. Алабугада проект 19 көн эшләячәк: бу көннәрдә күргәзмә, балалар һәм олылар өчен программа тәкъдим ителәчәк.
Проектны уздыру вакыты:
4 сентябрь 15.00 сәгатьтә – күргәзмә ачыла.
Күргәзмә эшләү вакыты:
4 - 22 сентябрь, сишәмбедән якшәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, дүшәмбе –ял көне. Күргәзмәгә керү, экскурсияләр һәм лекцияләр бушлай.
Адресы: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 17 йорт
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музее
Элемтә өчен:
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат секретаре - Поликарпова Евгения
8-906-333-38-99, ilinaevgeniya123@mail.ru
Гегечкори Лали Александровна - «Сәнгать белән очрашу урыны» проектының координаторы: +7 926 527 84 67, art@rosizo.ru