Мәскәүдә Беренче «АВАНТИ» Бөтенроссия композиторлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу конкурсны, Россия Президенты Грантлары Фонды ярдәмендә, Россия Композиторлар берлеге оештырды.
Чараның төп максатлары итеп төбәкләрдә композиторлар оешмаларын үстерү һәм ныгыту, композиторлык иҗатына этәргеч бирү һәм илебез композиторлары әсәрләрен таныту билгеләнгән.
Конкурска Россия Композиторлар берлегенең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Түбән Новгород, Әстерхан, Саратов, Новосибирск, Казан, Чиләбе, Сургут, Калининград һәм башка шәһәрләрендәге әгъзалардан 200ләп заявка килгән.
Жюри составында илебезнең танылган композиторлары һәм музыка эшлеклеләре эшләгән: Слонимский С.М. (жюри рәисе), Рыбников А.Л., Чайковский А.В., Калимуллин Р.Ф., Задерацкий В.В., Фархадов Р.Я.
Яшь композиторлар, Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Елена Анисимова һәм Эльмир Низамов ике номинациядә призлы урыннарга лаек булган.
2018 елның 30 сентябрендә П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Кече залында йомгаклау концерты узачак, анда лауреатларның әсәрләре яңгыраячак.