Хөрмәтле кинематографистлар, кино хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Россия киносы көнендә кино сәнгатенә кагылышы булган кешеләргә, үсеп килүче буында кинематографиягә мәхәббәт тәрбияләүчеләргә, дәүләт учреждениеләрендә һәм ведомстволарда Татарстан Республикасының кино тармагын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Кино - ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә, туган җиргә мәхәббәт аша әхлакый кыйммәтләр җиткерүдә, Татарстанның күпмилләтле халкы тарихы, мәдәни традицияләрнең төрлелеге өчен горурлык хисе булдыруда нәтиҗәле чара.
Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары Татарстан Республикасында кино тармагын үстерүгә булышлык итә: уен, документаль һәм анимация фильмнары төшерелә; үзәктән ерак урнашкан торак пунктларда да яңа фильмнар белән танышу мөмкинлеге булдырыла, республиканың кино залларына меңнәрчә тамашачы җыела; республикабызда төшерелгән фильмнарны халыкара дәрәҗәдә таныту буенча заманча система камилләшә.
Татарстанның аеруча зур горурлыгы – Казан халыкара мөселман киносы фестивале, оешуының беренче көннәреннән алып ул цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы диалогны ныгыту мәйданына әйләнде, биредә кино аша гуманизм, толерантлык һәм сәяси төгәллек популярлаштырыла.
Яңа иҗади уңышлар, рәхмәтле тамашачылар, республикабыз кинематографиясе казанышларының халыкара дәрәҗәдә танылуын телим. Кино сәнгатенә тугъры хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Татарстан
Республикасы
Мәдәният министры И.Х.Әюпова