26 сентябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфония оркестры үзенең 53нче концерт сезонын ачып җибәрә.
2018/2019 елгы сезон “Моцарт табышмагы” исемле уникаль театраль тамаша белән ачылачак. Анда язучы, драматург һәм тарихчы Эдвард Радзинский чыгыш ясаячак. Пьесада Симфонияләрдән, Реквиемнан өзекләр, музыкаль фантазияләр, концерт арияләре, увертюралар яңгыраячак.
“Моцарт табышмагы” пьесасы Эдвард Радзинский тарафыннан итальян радио һәм телевидениесе өчен иҗат ителгән һәм Неаполь шәһәрендә куелган. Россия премьерасы Чайковский исемендәге концерт залында Россия Оркестры Фестивале кысаларында булган. Ул күп тапкырлар оркестрлар белән Мәскәүдә, Тель-Авив, Екатеринбург, Новосибирск һәм Санкт-Петербургта башкарылды. Эдвард Радзинскийның Татарстан Симфония оркестры белән чыгыш ясавы – Казан халкы һәм кунаклары өчен мөһим вакыйга, ул оркестрның 53нче сезоны өчен истәлекле пролог булачак.
Быел Симфония оркестры тамашачылар өчен 20дән артык премьера әсәре әзерли. Бу сезонда Россиянең халык артисты Александр Сладковский оркестр белән җитәкчелек итүенә 8 ел тулуын билгеләп үтә.
Коллектив быел Казанда гына түгел, Иркутск шәһәрендә булачак Денис Мацуев исемендәге XIII Халыкара музыка фестивалендә, Санкт-Петербургтагы “Мариинка -3» театрында, Тамбовта узачак С. Рахманинов исемендәге ХХХVIII Халыкара музыка фестивалендә, Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, оркестр быел Кытай, Франция һәм Япония сәхнәләрендә концетлар бирәчәк.