3-5 август көнне Алабугада XI Бөтенроссия Спасс ярминкәсе һәм XI Бөтенроссия Чаң тавышы фестивале узды. Әлеге чараларның учредительләре һәм оештыручылары – Алабуга муниципаль районы, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Чаллы һәм “Закамье” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.
3 көн дәвамында ярминкә һәм фестивальгә 217 000 кеше килгән. Чаралар узган көннәрдә биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Орел, Тула, Пермь крае, Кемерово, Ижау, Можга, Уфа, Казан, Лениногорск, Буа, Зәй, Әлмәттән туристлар төркемнәре һәм кунаклар булган. Килүчеләрнең күпчелеге - күрше Чаллы һәм Түбән Камадан.
Рәсми кунак буларак ярминкәгә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлеева килде. Ачылу тантанасында төп сүзне Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Г.Е. Емельянов әйтте.
XI Бөтенроссия Спасс ярминкәсендә Россиянең 176 шәһәре һәм җирлегеннән декоратив-гамәли сәнгать, төрле халык кәсепләрен үзләштергән 860 оста, вак сәүдә һәм сәнәгать белән шөгыльләнүче 702 предприятие, 50 тукландыру оешмасы катнашты, 60 аттракцион эшләде. Биредә ювелир эшләнмәләр, милли костюмнар, киемнәр, тегү, туку сәнәгате, керамика, күн, тимер, пыяла һәм башка эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Профессиональ артистлар һәм фольклор төркемнәр чыгышы - Спасс ярминкәсенең чын бизәге булды. Һәр теләгән кеше мастер-классларда үз куллары белән сувенирлар ясый алды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре продукциясе, гомумкулланылыштагы халык товарлары тәкъдим ителде.
Килгән кунакларны Спасс соборы янындагы мәйданда Чаң тавышы фестивале катнашучылары каршы алды. Быел әлеге фестивальгә 32 шәһәрдән 58 чаң кагучы, 93 башкаручы һәм иҗади төркем килде.
Ярминкәне тантаналы ябу төрле номинацияләрдә билгеләнгән җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Быел номинацияләр тагын да күбрәк булды, бу – ярминкәдә катнашучылар географиясе киңәюе, товарлар төрлелеге турында да сөйли. Шул максаттан Татарстан мәдәният министрлыгы ел саен 25 акчалата премия булдыра.