Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория студентлары Тольяттида узучы «Дөнья һәм чиксез музыка» проектында катнаша

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 8 студенты «Дөнья һәм чиксез музыка» проектында катнаша. Әлеге проект үз эченә Идел буе Яшьләр симфония оркестры сессиясен (2002 елдан үткәрелә) һәм  Халыкара «Open Fest классикасы» сәнгать фестивален (2010 елдан  үткәрелә) алган. Сессия һәм Фестиваль 2018 елның 11 августыннан 7 сентябренә кадәр Тольяттида уза.

Быел Идел буе Яшьләр симфония оркестры сессиясендә күпсанлы катнашучылар булыр дип көтелә. Зур составлы чара үткәрү гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән Россия Президенты гранты ярдәмендә мөмкин булды. Төп темаларның берсе – катлаулы геосәяси вәзгыять булган зоналардагы (Донецк, Луганск һәм  Дамаск) музыкантлар өчен иҗади тернәкләндерү уздыру.

Фестиваль афишасында  10 концерт бар. Идел буе Яшьләр симфония оркестрының гала-концертлары  Тольятти, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендә узачак.   Сессия кысаларында яшь музыкантлар өчен осталык дәресләре үткәрү дә планлаштырылган.

Ачык җәйге сессия һәм Идел-2018 Фестивальләр сезоннарында Донецк Халык Республикасы, Испания, Казахстан, Луган Халык Республикасы, Россия, Сирия, Үзбәкстан һәм Франциядән 82 музыкант катнаша. Биредә Казанны Гурьянов Никита (кларнет), Дружинин Илья (контрабас), Евдокимова Мария (альт), бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Козлова Любовь (виолончель), бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рябова Дарья (флейта), Сергеева Софья (альт), Смольников Николай (тромбон), Шонина Ольга  (скрипка) тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International