3 август көнне Ислам мәдәнияте музеенда «Көнчыгыш каллиграфиясе - Казан йөрәгендә. Пакыстан һәм Сәгуд Гарәбстанының бүгенге осталары” исемле күргәзмә ачылачак. Экспозициядә безнең замандашлар булган 4 каллиграф эшләре тәкъдим ителгән: Абдул Рәшид Батт, Ирфан Күреши (Пакыстан Республикасы), Җамал әл-Кебаси әл-Рабе һәм Мөхәммәд Әлкибаси (Сәгуд Гарәбстаны). Бу чара - әлеге осталар өчен Россиядә беренче күргәзмә. Бөекбритания, АКШ, Сингапур, Иран, Кытай һәм дөньяның тагын 20ләп илендә күрсәтелеп, зур кызыксыну уяткан каллиграфия эшләре хәзер “Казан кремле” тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда тәкъдим ителгән.
Рәшид Батт и Җамал әл-Кебаси әл-Рабеа халыкара конкурслар (IRCICA) катнашучылары һәм жюри әгъзалары, фестиваль оештыручылары, университет һәм көллиятләр укытучылары, нәфис язу буенча күпләгән мәкалә һәм китап авторлары.
Күргәзмә кысаларында Рәшид Батт каллиграфиянең иң борынгы стильләрнең берсе булган куфи стиле буенча өч көнгә исәпләнгән курс үткәрәчәк. Чара ачылган көнне осталар авторлык экскурсияләр үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-25; 567-81-5