14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 275 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале үткәрелә.
Фестиваль 14 июль көнне 10.00 сәгатьтә Казанның Горький урамындагы Лядский бакчасында Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр кую белән башлана, биредә Татарстан җитәкчелеге, Республика Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. “Ачык микрофон” каршында һәр шагыйрьнең шигырь уку мөмкинлеге булачак. Фестивальдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар катнашачак. Бәйрәмдә «Каравон» һәм «Русская душа» ансамбльләре, Ольга Шатрова, «Импульс-данс» балалар бию коллективы чыгышы көтелә.
13.00 сәгатьтә бәйрәм Лаеш шәһәрендә Гавриил Державин һәйкәле каршындагы мәйданда дәвам итәчәк.
Бәйрәмнең сценарий авторы - КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Галимуллина.
Режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов.
Оештыручылар: Республика мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы.
Хөрмәтле журналистлар! Лаешка бару өчен 14 июль көнне 10.45 сәгатьтә Г.Державин һәйкәле янында (Мөштәри урамы ягында) матбугат чаралары вәкилләре өчен микроавтобус торачак.
Бәйрәмгә бару өчен Yuliya.Muhametdinova@tatar.ru электрон адресы яки +7917 936 05 84 телефоны аша аккредитация үтүегез сорала.